Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: пуховикларны ничек сайлау турында киңәшләр

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, елның салкын вакытында температураның кискен төшүе белән бәйле суыту организмның респиратор инфекцияләренә, шул исәптән COVID-19га саклау көчләрен киметергә мөмкин, шуңа күрә һава торышы буенча киенү бик мөһим.

Хәзерге вакытта кибетләрдә бик күп җылы кием модельләре һәм  төрләре, шул исәптән пуховиклар да тәкъдим ителгән. Бу бик уңайлы, аерым карап торуны таләп итми торган кием. Әгәр сез  пуховик  сатып алырга булгансыз икән, башта сатып алу урынын билгеләргә кирәк . Махсуслаштырылган һәм эре кибетләрдә товарлар һәрвакыт иң яхшы сыйфатлы, әмма монда да сак булырга һәм сату урынына гына түгел, ә эшләнмәнең сыйфатына да игътибар итәргә кирәк, дип санала.

Пуховик сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк

Беренче чиратта мамыкның  җәелүенә игътибар итегез. Тегү мәйданы тигезрәк булган саен, кию вакытында яки юдырганнан соң мамык төшәр һәм һәр өлеше аста төшеп калыр дигән ихтимал азрак.

Шулай ук маркировкага игътибар итәргә кирәк, анда җитештерүченең иле күрсәтелгән, эшләнмәне ничек юу һәм карау. Сыйфатын бозмас өчен сыктыру режимын да дөрсе сайларга кирәк. 

Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы киемнең тышкы кыяфәте һәм озын гомерлелеге аның ничек файдалануына бәйле. Пөхтә кию һәм карау кагыйдәләрен үтәгәндә эшләнмә озак вакытлар матур булып калырга һәм барлык куллану үзенчәлекләрен сакларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International