Бүген Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев "Шифалы су-Ижминводы" шифаханәсендә эш визиты белән булды.
Санаторий директоры Хәбибуллин Сәлим Ханнан улы һәм баш табиб Снадина Роза Мөнәвир кызы санаторий инфраструктурасы турында сөйләделәр, дәвалау базасын, ашханәне күрсәттеләр, шулай ук санаторий активы белән конференц-залда очрашу уздырдылар.
Радмир Илдар улы "Шифалы су-Ижминводы"санаторие-безнең районның гына түгел, ә бөтен Татарстан Республикасының энҗе бөртеге, һәм без санаторийның чәчәк атуы өчен бөтен көчебезне куячакбыз, дип билгеләп үтте.
2024 елда санаторий үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.