Менделеевскида авыл хуҗалыгы алдынгыларын, тармак ветераннарын хөрмәтләделәр

2021 елның 17 декабре, җомга

Көннең геройлары-комбайнчылар, механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары, терлекчеләр, КФХ башлыклары.

"Быелгы урып – җыю кампаниясе катлаулы һава шартларында узды, - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга район җитәкчесе Радмир Беляев. – Әмма сез вазыйфаларыгызны намус белән үтәдегез. Шунысы куанычлы, бу тармак үсә, яңа производстволар барлыкка килә, авыл хуҗалыгы линиясе буенча грантларга ия булучылар саны арта бара. Без алга таба да тармакны үстерәчәкбез. Авыл хезмәтчәннәренә баш иябез һәм тырышлыклары өчен зур рәхмәт".
Радмир Беляев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Фәрухшин алдынгыларны бүләкләделәр. Аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләк сертификатлары тапшырылды. 

Шәһәр иҗат коллективларының иң яхшы концерт номерлары җыелучылар өчен музыкаль бонус булды. 

Очрашу бәйрәм фуршеты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International