Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУннән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде:
2021 нче елның 17 декабре 18 сәгатьтән 18 декабрь18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 18 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән томан һәм бозлавык көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.