Күңелле Кар бабай» мастер-классы

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Менә кыш башланды да. Ә карсыз нинди кыш соң? Кардан ныгытмалар төзергә, кар көртләрен һәм, әлбәттә инде, кар бабайларын ясарга була. Кар бабай-Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең төп герое. Үз куллары белән ясаган кар бабайлары, кагыйдә буларак, бик кызыклы килеп чыга һәм Яңа ел чыршысы һәм йорт өчен якты бизәк булып тора. 
19 декабрьдә Татар Чаллысы мәдәният йортында «Күңелле кар бабай»дип исемләнгән мастер-класс узды. Безгә  барысы да-кәгазь, кайчы һәм җилем кирәк булды. Балалар бик теләп эшкә чумдылар. Җылы дустанә атмосфера, уртак хезмәт, үзара ярдәмләшү һәм мастер-классның кышкы тематикасы балаларга кышкы әкият атмосферасын тоярга ярдәм итте. Үз куллары белән ясаган кар бабайлары, кагыйдә буларак, бик кызык килеп чыга, безнекеләр дә үз холкы белән килеп чыкты. Балалар өчен кәгазьдән ясалган эшләнмәләр-ул кызыклы шөгыль генә түгел, ә файдалы да: вак моторика, иҗади сәләтләрне үстерү, игътибарны туплау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International