Ел саен 15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй дөньяның барлык илләрендә дә яхшытанылган эчемлек. Һәр илдә үзенең яраткан чәй эчү ритуалы бар.
Балалар чәй иленә сәяхәт кылдылар. Чәйнең ватаны-Кытай икәнен белделәр. Балалар шулай ук дөньяның төрле халыкларының чәй эчү традицияләре белән таныштылар. Русьтә чәй эчү һәрчак мактаулы иде, чәй эчәргә яратмаган гаиләне табу кыен. Бу чара, әлбәттә, хуш исле чәй эчү белән тәмамланды.