Кыш җитү белән күңелдә аерым хисләр һәм бу вакытны күңелле һәм шатлыклы итеп үткәрү теләге туа. 17 декабрь көнне Камай авыл мәдәният йорты да балалар белән саф һавада күңел ачарга һәм кар өстендә "Кыш матурланды"дип исемләнгән кышкы рәсем конкурсы үткәрергә карар итте. Карда рәсем ясау-ул кызыклы һәм катлаулы кышкы уен. Иркен кар катламында бик күп матур сәнгать әсәрләре ясарга була. Һәр бала үзенең шәхсилеген һәм талантын күрсәтте.