Якшәмбе көнне 2021 елның 19 декабрендә «Айсберг» Боз сараенда А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының 2011-2012 елгы командалар арасында Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды. Ярышларда Алабуга шәһәренең «Лесные пчелы», Минзәлә шәһәренең «Кречеты», Байлар Сабасының «Тимерхан», Менделеевск шәһәренең "Айсберг" командалары катнашты.
Уйналган матч нәтиҗәләре:
"Айсберг "Менделеевск шәһәре - "Лесные пчелы" Алабуга шәһәре 5: 6
"Кречеты "Минзәлә шәһәре - "Тимерхан" Байлар Сабасы 0: 14
"Тимерхан" Байлар Сабасы - "Лесные пчелы" Алабуга шәһәре 8: 2
"Айсберг "Менделеевск шәһәре - "Кречеты" Минзәлә шәһәре 8: 3
Командалар 2022 елның 11 гыйнварында Мамадышта узган "Алтын алка" ярышларында катнашачак.