Яңа елның алыштыргысыз атрибуты һәм төп бизәге-бәйрәм чыршысы. Роспотребнадзор Яңа ел агачын ничек дөрес итеп сайларга, дип искәртә.
Табигый чыршы. Кайда сатып алырга?
Тере чыршыны шәһәр чыршы базарында яки урманчылыкта сатып алырга була. Яңа ел ярминкәләре декабрь урталарыннан ваклап сату базарларында һәм сәүдә үзәкләренә якын территорияләрдә ачыла. Чыршыларны "кулдан", "кара урман кисүчеләреннән " сатып алу законсыз. Законсыз киселгән чыршыны сатып алмас өчен сатучының агач сатып алу турында питомнигы белән килешүе булганда гына агачны сату нокталарында сатып алыгыз,
Кайчан сатып алырга?
Иң яхшысы чыршы артыннан декабрьнең егерменче числосында бару. Элек сатып алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы бик күп вакыт калачак.
Нинди агач сайларга?
Тигез, ярыксыз калын кәүсәле чыршыны сайлагыз. Калын кәүсәле агач озак тора.
Ботаклар сыгылмалы булырга тиеш. Әгәр ботаклар коры һәм бик зур тырышлык белән бөгелә икән-чыршыны алырга кирәкми.
Энәләр куе яшел төстә булырга тиеш. Әгәр агачны селкеткәч, энәләре коела икән, бу начар билге.
Учка берничә ылысны куеп, иснәп карагыз, хуш ис килергә тиеш. Коры, саргылтайган, яраланган ылыс һәм хуш ис булмау-күптән киселгән агачның билгеләре.
Бер генә очы булган чыршы сайлагыз.
Чыршыны өйгә ничек дөрес итеп җиткерергә?
Сатучыдан агачны пластик сеткага төргәкләвен сорагыз. Өйдә, 2-3 сәгатькә салкынрак урынга, мәсәлән балконга куеп торыгыз.
Экологик куркынычсызлык
Экологик куркынычсызлык ясалма чыршыларны дөрес сайлау өчен иң мөһим шартларның берсе. Чыршы начар химик ис чыгарырга һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч матдәләр составында булырга тиеш түгел. Сатучыдан сезгә сыйфат сертификаты. күрсәтүен сорагыз