Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте урамда йөрү һәм һавада эшләү вакытында өшүне профилактикалауның төп кагыйдәләре турында искә төшерә.
Өшү-салкынның зыян китерүе аркасында килеп чыккан травма. Еш кына зарарлану борын, колак, яңак,ияк, кул һәм аяк бармакларына кагыла, кан әйләнешенең вакытлыча бозылуына, сизгерлекне югалтуга китерә, ә авыр очракларда – кире кайтарылмый торган бозуларга китерә.