ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы»оператив-профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып чыгару гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, ул киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле.
Урман законнарын бозу фактлары турында 8-800-100-94-00, шулай ук ТР ДБУ «урман янгыннары үзәге» 8 (843) 221-37-95 региональ диспетчерлык хезмәте номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен ауган агачларны ирекле җыя алалар, дип аңлатабыз. «Валежник» термины астында урман кисү эшләрен үткәрү урыннарында киселә торган калдыклардан тыш, көчле җил яки шактый кар яву нәтиҗәсендә җиргә төшкән коры ботаклар яки сынган агач кәүсәләре билгеләнә.
Сынган коры ботакларны, ауган агач кәүсәләрен, урман утыртмаларын кисмичә генә, кул көче белән кулланыла торган инструментлар (балта, кул пычкылары), җайланмалар һәм механизмнар кулланып, бары тик кул белән генә җыярга мөмкин.