Эшлекле дүшәмбе

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Бүген хакимиятнең актлар залында район җитәкчесе Радмир Беляев һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.

Киңәшмә башында җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район Башлыгының Рәхмәт хаты  "Инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе"җитәкчесе вазифасыннан киткән Захарян Артур Аршам улына тапшырылды.

Аннары Радмир Беляев узган атнаның мөһим вакыйгалары турында сөйләде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::

Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының эш нәтиҗәләре һәм планнары турында ММР Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров сөйләде.

2021 елның 10 аенда «Шифалы Су-Ижминводы» санаторие профсоюзларының дәвалау - профилактика шәхси оешмасының эш нәтиҗәләре турында «Шифалы Су – Ижминводы»санаторие профсоюз оешмасы директоры Сәлим Хәбибуллин чыгыш ясады.

Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, инфраструктура үсеше һәм торак – коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов «Безнең ишегалды»программасы кысаларында шәһәр халкы белән очрашу нәтиҗәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International