20 декабрьдә район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов рәислегендә Аппарат киңәшмәсе узды.
Соры базарда булган предприятиеләрне анализлау һәм күрсәткечләрне яхшырту буенча тәкъдимнәр белән Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, АСИҮТ һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Әхмәтов чыгыш ясады.
Айдар Сәфәргалин-Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы, 2022 елның 29 декабреннән 11 гыйнварына кадәр балаларның мәшгульлеге турында сөйләде.
Татарстан Республикасының 2021 елгы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының спорт идарәсе начальнигы Фәизов Рашат сөйләде.
Менделеевск муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренең 2021 елдагы эшчәнлеге һәм 2022 елга эш планнары белән таныштырды.