20 декабрьдә хакимияттә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының уникенче утырышы һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының унынчы утырышы булды.
Утырышка суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТИҮ җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында
2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында
3. Менделеевск муниципаль районы Советының 2020 нче елның 18 нче декабрендәге 38 нче номерлы «Менделеевск муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында
4. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының "Төзекләндерү идарәсе " муниципаль унитар предприятиесенең устав фонды бәясен арттыру турында
5. 2022 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында
6. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Документлар ТР Хөкүмәте карарлары ТР Хөкүмәте карарлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы муниципаль берәмлеге милкендә булган һәм өченче затларның хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) азат булган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга озак вакытка файдалануга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген, махсус салым режимы кулланучы физик затларга «Профессиональ табышка салым»ны раслау турында"
7. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Камай авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында