Менделеевскида ачык һавада шугалак ачылды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

"Ушковлар утравы" паркында тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге белән шугалак ачтылар.

Территория гирляндалар белән бизәлгән Яңа ел чыршылары балкып тора һәм бәйрәм кәефе тудыра.

Беренче менделеевлылар   яңа шугалакны ныклыкка татып карады инде, алар арасында «Айсберг»боз сараенда тәрбияләнүчеләр дә бар иде.

Шуарга балалар да, өлкәннәр дә килгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айдар Сафаргалин халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Кыш Бабай һәм Кар кызының чыгышы көтелмәгән мизгел булды. Чара кунаклары белән дәртле музыка астында алар әйлән-бәйлән уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International