Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Татарстан Росреестры эшчәнлегенең төп күрсәткечләре

Ел саен Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итүчеләрдән электрон рәвештә килә торган документлар саны арта бара. Быел гына да ведомствога Росреестр хезмәтләреннән электрон рәвештә 240 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Бу барлык мөрәҗәгатьләрнең дүртенче өлеше. Тулаем алганда, соңгы 5 ел эчендә (2017 елдан башлап) бу күрсәткеч 5 тапкырга арткан.

Агымдагы елның 1 сентябреннән башлап, Татарстанда "24 сәгать эчендә Электрон ипотека" проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында теркәү вакыты билгеләнгән 5-7 көн урынына нибары бер эш көне тәшкил итә. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта аның мөмкинлекләреннән 7,5 меңнән артык татарстанлы файдаланган инде.

2021 елның 11 аенда Татарстан Росреестрына ипотеканы электрон рәвештә теркәү өчен 13 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Электрон ипотека өлеше узган ел белән чагыштырганда 10% ка арткан һәм мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 40% тәшкил итә.

Бу елның үзенчәлеге-торак биналарга һәм җир кишәрлекләренә сату-алу килешүләренең саны арту. Әйтик, 2020 елның 11 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарга сату-алу буенча 100 мең килешү теркәлгән булса, быел ук-150 меңгә якын. 2020 елда җир кишәрлекләренә-55 меңнән аз гына артык, ә 2021 елда 115 меңгә якын. Шулай итеп, узган ел белән чагыштырганда, әлеге күчемсез милек объектларына ихтыяҗ үсеше 52% һәм 108% тәшкил итте. 11 ай эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 1 млн. 215 меңнән артык исәп-теркәү эшләре хокукы теркәлгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 37% ка күбрәк.

Татарстан халкы хезмәт алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала:

- 8 (843) 514-90-77 (доб.2666 (2328), 8 98726909005, шулай ук Росреестрның телефон хезмәте күрсәтү үзәгенең тәүлек буе эшли торган түләүсез номеры буенча 8 (800) 100-34-34

- Татарстан Кадастр палатасының Казан шәһәре, В. Кулагин ур., 1 йорт адресы буенча филиалына;;

 почта элемтәсе белән;

- электрон почта буенча dost@16.kadastr.ru

- сайтта мөстәкыйль рәвештә гариза рәсмиләштерергә svo.kadastr.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International