Менделеевск районына эшлекле визит белән Төркия делегациясе килде

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Менделеевск районына эшлекле визит белән кондитер әйберләр җитештерүче «Модерн Чиколата» («Modern Çıkolata») Төркия компаниясе делегациясе килде.

Район җитәкчесе Радмир Беляев, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, АСИҮТ һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Әхмәтов белән берлектә, Төркиядән килгән кунаклар белән таныштылар һәм аралаштылар.

Менделеевск районының инвестицион потенциалы, азык - төлек сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук компания вәкилләрен АСИҮТ статусын алу һәм Менделеевск районының сәнәгать мәйданчыкларында, шул исәптән "Алабуга-Менделеевск"МИЗ территориясендә урнашкан ташламалы шартлар белән таныштырдылар.

«Модерн Чиколата» Төркия компаниясенең кондитер производствосында 30 елдан артык тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә компания 7 төп категориядә 300 дән артык продукция чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International