Татарстан Республикасында «Кышкы каникуллар»профилактик чарасы старт ала

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

2021 елның 23 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Кышкы каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак.

2021 елның 11 аенда республика юлларында 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 450 кеше яраланган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. 11 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 12 бала һәлак булган.

Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны ташу кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Алар юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар, яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк.

Шулай ук белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International