Әдәби сәгать «Ташкент – икмәкле шәһәр» китабы битләре буйлап»

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы А.С. Неверовның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Ташкент – икмәкле шәһәр» китабы битләре буйлап» дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче китап укучыларны язучының тормышы, иҗаты белән таныштыргач, укылачак әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләде һәм әсәрнең иң мөһим, мавыктыргыч өлешләрен кычкырып укып фикер алыштылар Ачтан тилмерүче әнисен, энеләрен коткару өчен Ташкентка барып, күп авырлыклар күреп булса да икмәк алып кайта алучы Миша Додонов образы укучыларда яхшы тәэсирләр һәм аның якты киләчәгенә ышаныч калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International