Коррупция юнәлешендәге җинаятьләр темасы бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның декабрендә Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Коррупция юнәлешендәге җинаятьләр темасы хәзерге вакытта да актуаль булып кала бирә. Чара спикеры тарафыннан түбәндәге статистика яңгыратылды:"Татарстанның хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, агымдагы елда дәүләт өчен зыян күләме 230 млн.сумнан артык тәшкил иткән, 100 млн. сумнан артык түләү тәэмин ителгән, коррупцион юнәлештәге 800 җинаять ачыкланган - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19% ка күбрәк".

Чара ахырында территориаль органның барлык хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыру, милек сатып алганда һәм сатканда, банк счетларын ябу вакытында дәүләт хезмәткәрләренең эш-гамәлләрен раслаучы документларны һәм белешмәләрне алдан җыярга кирәклеге турында искәрттеләр.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International