2021 елның 21 декабрендә Татар Чаллысы авылында зур булмаган өмә үткәрелде.
7 сыйныф укучылары укытучылар белән "Хәтер һәм Дан" паркы территориясен чистартуга чыктылар. Кар чистарттылар, юллар яңартылды.
Клюкин Сергей да ярдәмгә чыкты, үз тракторында тротуарларны, шулай ук Җиңү, Мәктәп, Тынычлык, Яшьләр урамнарындагы юлларны чистартты.
Бердәм коллектив белән яуган карны бик тиз чистартып чыктылар.