Бүген Казанда район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм авыл җирлекләре башлыклары «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI съездында катнаштылар. Чара «Корстон-Казан» мәйданчыгында узды.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнехановка Саклык банкында уку нәтиҗәләре буенча район башлыклары тарафыннан эшләнгән дүрт проектны тәкъдим иттеләр.
Составына Менделеевск районы кергән муниципаль районнар командасы, Радмир Беляев җитәкчелегендәге, Татарстан Республикасы Президентына «инженерлык челтәрләре турында мәгълүмат белән районнарның электрон картасы»проектын тәкъдир итте. Бу система инженерлык челтәрләренең торышы турында. Әлеге проект челтәрләрдә барлыкка килә торган гадәттән тыш хәлләрне оператив хәл итәргә, исәпләнгән инвестицион сәясәт үткәрергә һәм халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Алга таба съездда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы билгеләп үткәнчә, пандемияга крамастан, җирле үзидарәнең актив катнашуы белән бәйле,федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән республиканың социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә масштаблы бурычларны уңышлы гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде.
Съездда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Ижевка авыл җирлеге башлыгы Нина Сергеевага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале тапшырылды.
Котлыйбыз!