Бүген Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров Менделеевскида яшәүче 18 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын имзалады. Бу хакта прокурор Telegram-каналында хәбәр итте.
23 ноябрьдә көн тәртибе буенча егет хәрби комиссариатка гаскәрләргә җибәрү өчен килергә тиеш була. Тик килмәде, авырып киттем, дип хәбәр итте.
"Бу җинаять өчен максималь җәза (Россия Җинаять кодексының 328 маддәсе) - 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Ә бу гомерлеккә "таплар", үз-үзеңә һәм балаларга дәүләт хезмәтенә эшкә урнашу белән бәйле проблемалар.…
Армиядә хезмәт итү-1 ел. Киләчәктә эшкә урнашуда проблемалар булмау, хезмәттә алга китеш һ. б.", - дип яза Ришат Шакиров.