Татарстан Росреестры: Кайсы очракларда җир кишәрлегенә газны бушлай кертергә була?

2021 елның 24 декабре, җомга

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча бөтен ил буенча социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла, ул гражданнарның җир участоклары чикләренә бушлай газ кертергә мөмкинлек бирә. Бу хокуктан газлаштырылган торак пунктлар чикләрендә булган җир кишәрлекләре хуҗалары файдалана ала. Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары әлеге программадан файдалану өчен нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәклеген аңлаттылар.

Программа буенча тоташтыруга гариза ничек бирергә?

Җир кишәрлегенә һәм йортка хокуклар рәсмиләштерелгәннән соң, милекчеләр газификациягә заявка җибәрә ала. Халыкка үз йортын газлаштыру өчен кая да булса барырга мәҗбүри түгел, моны Дәүләт хезмәтләре порталы, газлаштыру бердәм операторы порталы яки төбәкнең газ бүлү компанияләре сайтларында читтән торып эшләргә мөмкин. Моннан тыш, КФҮ офисларына, шулай ук газ бүлү оешмасының стационар яки күчмә мобиль офисына барырга мөмкин.

Гаризага түбәндәге документлар комплектын куярга кирәк: җир кишәрлегенә һәм индивидуаль торак йортка хокук билгели торган документлар; ситуацион план; паспорт; СНИЛС; ИНН, шулай ук контактлы мәгълүматларны күрсәтергә.

Татарстан Республикасында газлаштыру мәсьәләләрен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ сайтында ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International