Ул-«Шифалы-су-Ижминводы» шифаханәсе директоры Хәбибуллин Сәлим Ханнан улы.
Иҗтимагый совет әгъзалары Сәлим Хәбибуллин кандидатурасы өчен бертавыштан тавыш бирделәр. Район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә узган эшлекле очрашуда Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Иҗтимагый советның яңа рәисе итеп «Шифалы-су-Ижминводы» директоры Хәбибуллин Сәлим Ханнан улы билгеләнде.
Ул 1979 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын һәм ТИСБИ Идарә академиясен 2008 елда тәмамлаган.
1997 елның июненнән 2020 елга кадәр Сәлим Хәбибуллин Яр Чаллы шәһәренең «Горзеленхоз» ААҖ җитәкчесе була. Узган елдан «Шифалы-су-Ижминводы»санаторие директоры вазыйфасына билгеләнә.
Очрашуда шулай ук Иҗтимагый советның 2021 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Район җитәкчесе Радмир Беляев аерым балалар белән эшләү буенча комплекслы программа эшләү, шулай ук шәһәр юбилеена әзерлек буенча чаралар комплексын төзү бурычын куйды.