Менделеевск инвесторлары исемлеге тулылана

2021 елның 26 декабре, якшәмбе

24 декабрьдә хакимияттә Менделеевск районы Башкарма комитетының пластик һәм алюминий тәрәзәләр җитештерү предприятиесе белән хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Әхмәтов "Ил тәрәзәләре" ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Гәрәев белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Җитештерү "Менделеевск"шәхси паркында нигез салыначак. Беренче елда производствода 60 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Җитештерүне ачу өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә, югары хезмәт хакы булган өстәмә эш урыннары булдырырга, шуның белән халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International