Бәйрәм чаралары С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында узды
Яңа ел чибәркәйләрен ачу хөрмәтенә җирле артистлар үзләренең иҗади номерларын һәм Менделеевск халкы һәм кунаклары өчен театральләштерелгән тамаша әзерләделәр
Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров һәм опера җырчысы, тенор Александр Петренко чыгышлары барысына да бүләк булды.
Балалар өчен боз шәһәрчеге, универсаль агач тау, кар сыннары әзерләнгән иде. Концертны тагын да уңайлырак итү өчен "Аммоний" АҖ ярдәме белән яңа LED-экран оештырылды.
Менделеевлыларга котлау сүзләре белән район җитәкчесе Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.
.