Менделеевскиның йорт яны территорияләрендә Яңа ел бәйрәмнәре башланды

2021 елның 26 декабре, якшәмбе

Эстафетаны беренче булып "Бондюжский"территориаль иҗтимагый үзидарәсе кабул итте.

23 декабрь көнне "Бондюжский" ТИҮенда бәйрәм чарасы узды.

Яңа ел чыршысы янына микрорайон, "Кама таңнары" приюты, 6 нчы балалар бакчасы балалары җыелды. Күңелле уеннар, театральләштерелгән тамаша, башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар иҗат үзәге тарафыннан әзерләнгән бәйрәмне онытылмаслык һәм якты итеп уздырдылар.

Котлау сүзләре "Бондюжский" беренчел ТИҮ рәисе Р.Х. Әхмәдиевадан яңгырады. Рәмзия Хөснемөхәммәт кызы балаларга татлы бүләкләр тапшырды, бәйрәмне оештыручыларга, спонсор - депутат А.В. Макеевка, мәдәният идарәсенә, "Юность" кинотеатры дирекциясенә һәм әфганчылар берлегенә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International