25 декабрь көнне С. Гассар исемендәге Мәдәният йортында сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды.
Район җитәкчесе Радмир Беляев төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, ярышларда җиңүчеләрне, спорт һәм мәдәният өлкәсендә активистларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм Менделеевскиның горурлыгы булуын билгеләп үтте.
Аннары мәдәният сарае педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре "Мадагаскар по бременски" спектаклен күрсәттеләр.
Ахырда барлык балаларны да татлы бүләкләр көтә иде.