"Кама таңнары» приютына компьютер техникасы һәм телевизор бүләк иттеләр

2021 елның 26 декабре, якшәмбе

Район җитәкчесе Радмир Беляев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев "Кама таңнары"балалар һәм яшүсмерләр  приютында тәрбияләнүчеләрне һәм коллективын яңа ел белән котладылар.

Приютта балалар өчен яңа ел тамашасы узды. Радмир Беляев коллективны яңа ел белән котлады, сәламәтлек, укуда уңышлар теләп, коллективка компьютер техникасы алу өчен сертификат тапшырды.

Котлауларга ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев та кушылды. Ул балаларга татлы бүләкләр һәм телевизор бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International