Менделеевскида көнчыгыш көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды
Татарстанның 10 шәһәреннән һәм муниципаль берәмлегеннән 160 тан артык катнашучы җитезлекне һәм көчне күрсәтү өчен җыелды.
Спортчыларга район җитәкчесе Радмир Беляев, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Каратэ федерациясе президенты Сергей Лисютин мөрәҗәгать иттеләр, алар шулай ук спортчыларны бүләкләделәр.
Спорт чарасын музыкаль номерлар, Кыш Бабай һәм Кар кызы бизәде, алар катнашучыларга яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Җиңүчеләр яшь һәм авырлык категорияләре буенча билгеләнде.
Әлеге ярышлар Менделеевскида 1996 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ә 2006 елда Россия чемпионаты да үткәрелде.