Яңа ел алдыннан Менделеевск район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләрен бүләкләү булды

2021 елның 26 декабре, якшәмбе

Быел  шәһәр хакимиятендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча медицина персоналын  фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләү турында карар кабул ителде.

Бүләкләү тантанасы балалар поликлиникасының төзекләндерелгән бинасында узды. Район җитәкчесе Радмир Беляев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм медицина хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм 5000 сумлык бүләк сертификатлары тапшырдылар.

Шулай ук «Шифалы су - Ижминводы» санаторие директоры Сәлим Хәбибуллинның шәхси инициативасы белән  авыл җирлегенең иң яхшы фельдшерын ял көне туры белән бүләкләделәр.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә күрсәткән фидакарь хезмәтләре һәм югары профессионализмнары өчен бүләкләнделәр:

Аиткулов Урал Рамил улы-поликлиника терапия бүлегенең табиб-терапевты

Низамова Эльвира Илдар кызы-поликлиника терапия бүлегенең табиб-терапевты

Чернышев Андрей Владимирович-поликлиника терапия бүлегенең табиб-терапевты

Уразбахтин Илнур Тәлгать улы-поликлиниканың терапия бүлегенең табиб-терапевты

Матыгуллина Әлфия Айрат кызы-поликлиниканың терапия бүлегенең табиб-терапевты

Гайфетдинова Светлана Ивановна-поликлиниканың табибка кадәр кабул итү кабинеты фельдшеры

Сәйфетдинова Виктория Вячеславовна-поликлиниканың табибка кадәр кабул итү кабинеты фельдшеры

Гоголева Юлия Николаевна-поликлиниканың терапия бүлеге фельдшеры

Филиппова Лилия Фәрит кызы-поликлиниканың медицина профилактикасы кабинеты фельдшеры

Әхмәтшина Лилия Марат кызы-поликлиниканың участок терапия бүлегенең шәфкать туташы

Яковлева Ксения Евгеньевна-поликлиниканың участок терапия бүлегенең шәфкать туташы

Шәрипова Луиза Абрик кызы-поликлиника терапия бүлеге гомуми практика табибының шәфкать туташы

Шарашкина Надежда Павловна-поликлиниканың участок терапия бүлегенең шәфкать туташы

Шәяхмәтова Гөлшат Мишәех кызы-поликлиниканың терапия бүлегенең гомуми практика табибының шәфкать туташы

Гыйльметдинова Альбина Мостафа кызы-поликлиниканың участок терапевтик бүлегенең шәфкать туташы

Якупова Ләйсән Рафаэль кызы-Тихоново ФАПының фельдшер-акушерлык пункты мөдире

Бахматова Оксана Алексеевна - "Менделеевск РҮХ" ДАССУның баш табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International