Яңа ел-иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, аны өлкәннәр дә һәм балалар да бик яраталар.Балалар Кыш Бабайны, бүләкләр һәм могҗизалар көтә. Яңа ел алдыннан үз кулларың белән Яңа ел бизәүләрен ясау теләге көчле уяна. Могҗизаларга ышанасы,тылсымлы атмосфера булдырасы килә бит. Бизәү әйберләре уйлап табу һәм булдыру күңелле һәм мавыктыргыч шөгыль. Ижевка мәдәният йортында хезмәткәрләр яңа ел уенчыкларын төсле кәгазьдән ясау буенча "Чыршыны бизибез"дигән мастер-класс үткәрделәр.