Күпләр кышны ярата, чөнки бу елның иң матур вакыты, чөнки кыш көне генә чанада, чаңгыда, тимераякта шуу, кар көртләрендә уйнау, кардан ныгытма кору, кар бабай ясау,саф һавада йөрү мөмкинлеге бар.
25 декабрь көнне Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кыш үзенең йөгерешен башлый"исемле уен программасы үткәрделәр. Балалар саф һавадагы уеннардан уңай тәэсирләр алдылар.