Тойгуҗа авылы китапханәсендә узып баручы 2021 нче елны йомгаклап “Яңа елда яңа теләкләр” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде.
Китапханәче китап укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Үзләренең һөнәрләрен: җырлау, шигырь сөйләүдә табышмак, мәкаль әйтешүдә үз осталыкларын күрсәткән китап укучыларга Кыш бабай бүләкләр бирде. Ел буе китапханәнең тугры дуслары, төрле чараларны калдырмыйча китапханәче белән бергә булганнарга китапханәче Сафина А.А чын күңелдән рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткереп үзеннән яңа ел бүләкләре бирде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)