2 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырдылар. Сценарий буенча бәйрәм алып баручының чыгышы белән башланып китте.Аннан соң барысы да бердәм булып ел символы юлбарысны каршы алдылар.Балалар аны Яңа ел, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән таныштырдылар. Рәхәтләнеп җырлар җырладылар,биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.Төрле уеннар уйнадылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм барысы да Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.