"Дуслык келәме" үрү мастер-классы

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

2 гыйнвар көнне Тойма авыл мәдәният йортында "Дуслык келәме"дигән келәм үрү буенча мастер - класс үткәрелде. Гадәти булмаган келәмнәр әби-бабайларыбызның өй бизәге булып хезмәт иткән.Бу әнисеннән кызына күченгән,һәр оста үз нечкәлеген һәр эшләнмәгә өстәргә тырышкан.Һәм бүген без Тойма авылы халкы белән тукыма дөньясына чумдык.Туку процессы бик озак һәм күп вакытны ала.Туку төрләре өлкәннәрне генә түгел,кечкенә балалар белән яшьләрне дә кызыксындырды.
Мастер-классның максаты: "дуслык келәме" н үрү иде.Келәм үргәндә мәхәббәт,игелек һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрде."Дуслык келәме" үрелгәннән соң, без барыбыз да түгәрәк өстәл артына җыелдык, чәй эчтек һәм кул эшләре осталары үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International