Яңа ел алдыннан Монай авыл мәдәният йортында гадәттәгечә лотерея билетлары уйнатылды. Лотерея билетлары уйнату-ул тагын бер тапкыр мәдәният йорты кунаклары белән очрашырга, аралашырга, вакытны күңелле үткәрергә сәбәп.
Уен Яңа ел уеннары, эстафеталар, юмористик күренешләр белән үрелеп барды.
Барлык кунаклар да үз призларын һәм бәйрәм кәефен алды.
Төп призның җиңүчесе-1000 сум Филипп Антипов булды.
Яңа Ел лотереясе спонсорлары, бигрәк тә шәхси эшмәкәр В. Волковага, Сейталиев КФХ, шәхси эшмәкәр Мамедрагимовка, А.Антипов КФХ, шулай ук депутатлар һәм авыл халкы С.Семеновка, И.Әбүбәкеровка,А. Семеновка зур рәхмәтебезне белдерәбез.