Тойгуҗа авылы китапханәсендә балаларның кышкы каникул атналыгында “Китаплар хәзинәсендә“ дип аталган әдәби викторина үткәрелде.
Китапханәче балаларга биргән викторина сорауларының күбесенә алар дөрес җавап таптылар, үзләренә яңа мәгълүматлар алдылар. Чара ахырында сүзләр төзеп җиңүчене билгеләделәр һәм китапханәче аларны Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен белдереп кечкенә генә бүләкләрен бирде.
.jpg)
.jpg)