Тойгуҗа авылы китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанга - 65, балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан “Балаларга үз кешеләр” дип аталган китап күргәзмәсе – күзәтү оештырылды.
Китапханәче балаларны язучы – шагыйрьләрнең тормыш юлы, иҗаты, китапханәдәге китаплары белән таныштырды. Соңыннан балалар бу китаплардан шигырьләрне кычкырып укып, фикер алыштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)