6 гыйнвар көнне балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәният йорты мәйданында «Кышкы уеннар»традицион спорт-уен программасы булып узды. Балалар үзара ярышып, конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар: «Төз атучы», «Кар комы», « Хәзинә эзлә», «Кем тизрәк» һ.б. катнашучылар үзләрен җитез, чыдам һәм хәрәкәтчән итеп күрсәттеләр.
Барысы да татлы призлар алды.
Кыш көне ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачу балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә.