Тойма авылы китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Бездә кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәргә?» дип исемләнгән танып-белү дәресе уздырдылар.
«Табигатькә сәяхәт» сериясеннән «Кошлар» дигән китаптан бездә кышлаучы кошлар турында хикәяләр, шигырьләр укылды. Тышта салкын кыш, җир өсте кар белән капланды, кошларга җим табуы кыенлашты. Алар кешеләрдән ярдәм көтеп, алар яши торган урыннарга тартылалар. Тамагы тук кошчыкка бернинди суыклар да куркыныч түгел. Кошлар суыктан түгел, ә ачлыктан күпләп үләләр. Кышлаучы кошлар турында кайгырту – безнең изге бурычыбыз. Балалар белән пластик шешәләрдән кошларга җимлекләр ясадык. Җимлекләргә ипи валчыклары, ярмалар салып, мәдәният йорты каршындагы агачларга элдек. Көн саен җимлекләргә җимнәр салып, канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә булдык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)