Татар китапханәсендә «Ядкарь» әдәби иҗади клубы утырышы узды.
Китапханәче Гөлназ Хафизова бәйрәмнәр белән котлады, изге теләкләрен юллады. Гыйнвар юбилярлары Р.Вәлиев, Р.Зәйдулла, Р.Корбан, Н.Каштанның шигырь китапларын тәкъдим итте. Утырышта узган елга нәтиҗә ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. Диләрә Хуҗина, Гөлсем Фардеева, Фәния Фаррахова үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Һәркем уй-фикерләре белән бүлешеп, җанлы әңгәмәдә катнашты.
.jpg)