"Түгәрәк уен" татар милли чыршы бәйрәме

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 гыйнвар көнне Песәй мәдәният йортында   авыл җирлекләре катнашында "Түгәрәк уен" исемле татар милли чыршы бәйрәме узды.

Бу матур чарада Песәй, Турай, Тойгуҗа, Тәкәш, Камай авылы артистлары чыгыш ясады Һәр авыл татар милли уен элементлары белән концерт номерын тәкъдим итте. Тойгуҗа авылыннан  Гөлназ Вәлиева "Яшьлегем чишмәләре"җырын башкарды.
Менделеевск шәһәренең "Талларым" татар җыры ансамбле дә үзенең матур җырлары белән чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Рәйхана Ситдыйк кызы барысын да яңа 2022 ел белән котлады һәм үзенең җылы һәм изге теләкләрен җиткерде.
Песәй авыл җирлеге башлыгы Вилдан Илсур улы яңа форматта узган чарага югары бәя бирде һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк иткән өчен да рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International