Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә без районның социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышындагы соңгы вакыйгалардан хәбәрдар. Сез рухилыкны үстерүгә, патриотик хисләр тәрбияләүгә, әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертәсез, халыкка вакыйгалар турында хәбәрдар булырга, оператив һәм дөрес мәгълүмат алырга ярдәм итәсез.
Матбугат өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәт куйган ветераннарга хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәм. Яңа буынның бурычы – булган традицияләрне һәм тупланган бай тәҗрибәне саклап калу һәм арттыру.
Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиграфия ветераннары! Һөнәри бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Яңа иҗади ачышлар, уңышлы басмалар һәм алга таба үсеш!