Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте урамда йөрү һәм һавада эшләү вакытында өшүне профилактикалауның төп кагыйдәләре турында искә төшерә.
Туңып өшү-салкында килеп чыккан җәрәхәт. Еш кына зарарлану борын, колак, яңак, ияк, кул һәм аяк бармакларына кагыла, кан әйләнешенең вакытлыча бозылуына, сизүчәнлекне югалтуга китерә, ә авыр очракларда – кире кайтарылмаслык хәлләргә дә китерергә мөмкин.
Туңып өшүнең иң зур куркынычына терморегуляция системалары формалашу тәмамланмаган балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр дучар ителә. Салкында артык җиңел, тыгыз яки дымлы киемдә, озак вакыт хәрәкәтсез хәлдә булу өшү куркынычын арттыра. Әле күптән түгел генә салкын тию кичергәннәрдә дә салкыннан зыян күрү ихтималы зуррак. Аяк тамырларының хроник авырулары, тәмәке тарту, алкоголь белән артык мавыгу шулай ук өшүне тизрәк булдыру факторларына карый.
Туңып өшүнең беренче билгеләре : тоюны югалту, чемердәү барлыкка килү һәм тиренең туңган өлешләренең кызарып чыгуы . Күпчелек очракта, 20-30 минут дәвамында тәнне җылыту хәлне җиңеләйтәчәк. Туңган урыннарны җылы, ләкин кайнар булмаган суга тыгарга кирәк Әгәр җылы су юк, туңган урыннарны култык астына тыгарга кирәк,
Салкыннан зыян күргән тире агара икән, мөмкин кадәр тизрәк профессиональ медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Туңган урыннарны кар белән дә кул белән дә ышкырга ярамый. Бу эшне катлауландыра гына.
Җылыту өчен электр грелкалары, җылыту приборлары һәм ачык ут ягу өчен билгеләнгән приборлар кулланмагыз. Зыянланган тиренең сизүчәнлеге начар булу сәбәпле, мондый ысул пешүгә китерергә мөмкин.
Туңуларның тән температурасы түбәнәюгә китерүе аеруча куркыныч. Мондый халәттә калтырану, арыганлык, йокы килү, аңның буталчыклыгы, аңлаешсыз сүз, хәрәкәтләрнең координациясе бозылуы белән үрелеп бара. Мондый хәлдә кичекмәстән зыян күрүчене мөмкин кадәр тизрәк җылы бинага алып керергә, аннан дымлы һәм салкын киемен салдырырга, коры җылылык ярдәмендә җылытырга кирәк. Тән температурасын күтәрергә баллы җылы, әмма кайнар булмаган эчемлек ярдәм итәчәк. Зыян күргән кешегә алкоголь бирү катгый тыела.
Мондый очракларда җылылыкны саклый торган кием-салым яхшырак булачак. Эчке кием дымны яхшы үткәрергә тиеш, моның өчен полиэстердан, полипропиленнан, тик мамык тукымадан булмаган, кием-салым туры киләчәк, Икенче катлам җылыны сакларга тиеш, моның өчен йон яки флистан тегелгән кием-салым яхшы. Тышкы кием җил һәм явым-төшемнәрдән сакларлык булырга тиеш. Моннан тыш, салкыннардан саклау өчен колакларны ябып торырлык баш киеме, шарф, бияләйләр, җылы һәм су үткәрми торган аяк киеме кирәк.