Роспотребнадзор: «омикрон» штаммының таралу үзенчәлекләре турында

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Роспотребнадзор дөньяда яңа "омикрон" штаммасы белән бәйле вәзгыятьне күзәтеп тора, фәнни һәм гамәли тәҗрибәне анализлый. Әлеге штаммның таралу һәм агымы үзенчәлекләре турындагы белемнәр даими рәвештә яңартыла.

1. “омикрон” штаммы алдагы штаммнардан нәрсә белән аерыла?

·  "омикрон" штаммасының  инкубация чоры, коронавирусның алдагы вариантыннан аермалы буларак (инкубация чоры уртача 6-8 көн тәшкил итә) шактый кыскарак,  ул 2 көннән 5 көнгә кадәр тәшкил итә.

3. “омикрон”ның яңа штаммы барыннан да яхшырак тарала?

·                   Штамм "омикрон" вакцинациядән соң яки күчерелгән авырудан соң иммунитеты булмаган кешеләр арасында аеруча интенсив тарала.

- «омикрон» штаммы, элеккеге «дельта» штаммасы белән чагыштырганда, 7 тапкыр тизрәк тапшырыла.

·    "омикрон" штаммасы белән авырып киткән кеше инфекцияләнгәннән соң беренче тәүлектә үк йогышлы булырга мөмкин.

2.    Прививка ясаткан һәм авыруны инде кичергәннәр дә кабат авырыймы?

· Covid-19  инфекциясеннән прививка ясалган яки авырган кешеләр «омикрон»ның

яңа штамм белән йогышланырга мөмкин, ләкин бу очракта чир ешрак сезонлы респиратор йогышы кебек – аз гына температура күтәрелү һәм вируслы инфекция  симптомнары кебек кенә үтә.

3. “омикрон”ның яңа штаммы барыннан да яхшырак кайда тарала?

·  "омикрон"  штаммы вакцинациядән соң яки кичерелгән авырудан соң иммунитеты булмаган кешеләр арасында аеруча тиз тарала.

4.   Кем бу чиргә тизрәк бирешүчән?

·       өлкән яшьтәгеләр, хроник чирләре булганна, иммуннитеты түбән булган кешеләр.

·         алдагы штаммнар белән чагыштырганда, "омикрон" штаммы белән ешрак балалар   авырый башлады. Бу чит ил статистик мәгълүматларыннан күренә.

5.    Барысын да юып, чистартып кына "Омикрон"ны бетереп буламы?

· Көнкүрештә гадәти дезинфекция чараларын куллану да «Омикрон» инфекциясен бетерә.

6. «Омикрон»штаммы ничек тапшырыла? Ул ниндидер үзенчәлеклеме?

· «Омикрон» штаммының йоктыру юллары алдагы штаммнардагы кебек үк . Ул һава-тамчы юлы белән, ягъни борыннан һәм авыздан бүленеп чыккан  лайлалы сыеклыкның тирә-юньдәгеләргә эләгә торган вак тамчылары.

7.    «Омикрон»ны йоктыру кайда җиңелрәк?

· «Омикрон» штаммының тиз йогышлы булуы, кешеләр күп булган биналарда йоктыру ихтималы арта.

Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор искәртеп узганча, үз сәламәтлегеңне һәм тирә – юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кулларны юарга, битлек кияргә, антисептиклардан файдаланырга, дистанцияне сакларга, кешеләр күпләп җыелган урыннардан читтәрәк булырга кирәк.

Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International