Дәүләт Думасы беренче укылышта "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында"гы закон проектын кабул итте, ул заказчыларның товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуда потенциаль катнашу максатларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү хокукын билгели.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Без икътисади үсеш министрлыгы белән икенче укылышка әзерлек кысаларында закон проекты өстендә эшләргә әзер. Әлеге закон проекты дәүләт катнашындагы компанияләргә кече һәм урта бизнес секторыннан потенциаль тәэмин итүчеләрне "үстерергә" мөмкинлек бирәчәк. «Үсеш» программалары төбәк компетенцияләр үзәкләре базасында уңышлы эшли инде, ә кайбер төбәкләр КУЭ үсеше өчен экосистема булдыруның уңай тәҗрибәсен туплап өлгерде, аның уңай шартларын күрсәтә: кече бизнес комплекслы ярдәм ала, ә заказ алучыларның контрактларны сыйфатсыз башкару куркынычын киметә. Мисалга, эшмәкәрләргә ярдәм итүнең мондый нәтиҗәле мәйданчыгы - «Мастер» Кама индустриаль паркы, анда Татарстан Республикасының бөтен Кама аръягы төбәге машина төзелеше комплексы предприятиеләре өчен киләчәк тәэмин итүчеләр «үстерелә».