2022 елның гыйнварыннан кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен бер төрдән икенчесенә күчерү автомат рәвештә булды.

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарны  пенсияләрнең яңа төренә автомат рәвештә  күчерәчәк, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар турында бара.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнарда картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яше тулгач, югары теркәлгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә сизелерлек өстәмә булып тора. Закон нормалары бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылганга күрә, отышлырак булган пенсия төренә, туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучылар,  бары тик гариза буенча гына күчкән булырга мөмкин.

"2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны үзләре тикшерәчәк, әгәр 80 яшьлек гражданинның пенсиясе чыннан да арта икән, мөстәкыйль рәвештә, автомат режимда,башкарачаклар", - дип билгеләде   Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларга җавапларны бердәм контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International