Пенсия фондына отчетларны 1 марттан да соңга калмыйча тапшырырга

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләргә 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча  иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык отчет формасын (СЗВ-СТАЖ)   Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә.

Иминләштерүчеләр  иминиятләштерелгән затларга пенсияләр билгеләү максатларында стажны исәпкә алу өчен кирәкле СЗВ-СТАЖ формасы буенча белешмәләрне   елга 1 тапкыр, отчет елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча, тапшыра. Мәгълүматлар иминләштерүче тарафыннан, гражданлык-хокукый характерындагы килешүләр төзегән затларны да кертеп, иминләштерелгән һәр зат турында, аның буенча салымнар һәм җыемнар турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә иминият кертемнәре күчерелә.

Иминиятләштерүчеләрдән отчетлар телекоммуникация каналлары буенча Россия Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан  ял (бәйрәм) көннәрендә дә кабул ителә.

Гамәлдәге кануннар нигезендә, иминиятләштерүчеләр тарафыннан  билгеләнгән вакытта отчет тапшырмаса, иминиятләшүчеләргә тулы булмаган яисә дөрес булмаган белешмәләр тапшырган өчен һәр иминләштерелгән затка карата 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Ә электрон документлар рәвешендә белешмәләр тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен - 1000 сум күләмендә. Моннан тыш, вазыйфаи затка штраф салынырга да мөмкин.

СЗВ-СТАЖ формасы буенча мәгълүматлар тапшыру тәртибе турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фондының Бердәм Контакт-үзәге телефоны буенча алырга була: 8-800-6000-000.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International